16+

Кискәләнгән 7 яшьлек малай мәетен әнисе машинасыннан тапканнар

7 яшьлек малайның күкрәк һәм эч тирәсендә кадалып һәм киселеп беткән мәетен Симферопольдә бер машина эченнән тапканнар.

7 яшьлек малайның күкрәк һәм эч тирәсендә кадалып һәм киселеп беткән мәетен Симферопольдә бер машина эченнән тапканнар.

Бу хакта ren.tv хәбәр итте.

Куркыныч табылдыкка 8 февраль көнне тап булганнар. Автомобиль янында аның әнисе дә аңсыз яткан. Фаразлар буенча, ул медицина препаратлары эчеп аңсызланган.

Фаҗига булган көнне 40 яшьлек ана аерылганнан соң ирендә яшәүче улын бераз йөргәч кайтарып бирергә вәгъдә биргән.
Тик кичкә таба хатын шалтыратуларга җавап бирми башлаган. Туганнары аны эзли башлаган.
Шул ук көнне очраклы үтеп баручылар хатынның аңсыз гәүдәсен табып, полиция чакырганнар. Шунда ук бала мәетен дә тапканнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading