16+

Китап киштәләрендә өр-яңа китап

Татарстан китап нәшриятендә “Әхсән хатлары” дигән китап дөнья күрде. Ул Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан тора.

Татарстан китап нәшриятендә “Әхсән хатлары” дигән китап дөнья күрде. Ул Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан тора.

Бу хәл белешүгә корылган гадәти хатлар гына түгел- берсе-берсе тулы дәфтәр рәвешендә килгән алар. Сүз тулы бер чор  - үткән гасырның соңгы чирегендәге  әдәбият-сәнгать дөньясындагы хаят, үзара багланышлар, билгеле шәхесләр турында бара. Рәссамның язмышы да шунда.

Баксаң, Әхсән Фәтхетдинов  яшәешебезнең исламга кадәр булган мәҗүсилек чорына кадәр төшеп, шундагы тормыш фәлсәфәсен әсәрләрендә җанландырган  уемчы гына түгел, ә фәлсәфи-ихлас каләмле, киң карашлы публицист та булган икән. 

“Хат бит ул – күңел сафлыгы, йөрәк ярасы, җан авыртуы... Анда барысы да төбенә кадәр әйтелә һәм ачыла... Хат эчендә нечкә, сентименталь-лирик кичерешләр дә булырга мөмкин”, - дип язган  ул үзе дә.    

30 март көнне 14.00 сәгатьтә “Әхсән хатлары” китабы чыгу уңаеннан,  Әхсән Фәтхетдиновның чордашлары, сәнгать белгечләре, рәссамнар, язучылар катнашуыда зур очрашу көтелә. (“Татмедиа”, 1 кат, брифинг-зал).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading