16+

«Китап» радиосы эфиры үзгәрә: эфирның яртысында - җырлар, калган вакытта - әдәби әсәрләр яңгыраячак

"Радиода иң яхшы музыка һәм иң яхшы сәнгать әсәрләре яңгыраячак", - диде аның баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

"Радиода иң яхшы музыка һәм иң яхшы сәнгать әсәрләре яңгыраячак", - диде аның баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

 

 

"Китап" яңа милли радиосында эфирның яртысы җырларга, калганы әдәби әсәрләр укуга багышланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Татмедиа” АҖенең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, “Китап” радиостанциясенең баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләде.

Әдәби программаларның артуы Алмаз Миргаязов раславынча, әдәби әсәрләрнең тупланмасы белән тулыландыруга бәйле булачак. "Редакциябез эшли башлаганчы һәм эфир өчен кирәкле программалар әзерләнгәнче, ел ахырында 50:50 нисбәтендә җырлар һәм әдәби әсәрләр яңгыраячак. Ә бүген исә әдәби өлеш 25-30% тан артмый. "Китап" радиосы әле эшли генә башлады, шуңа күрә әдәби программалар әзерләү өчен күпмедер вакыт һәм белгечләр кирәк", - диде Алмаз Миргаязов.
Бүген эфирның 70% ын музыка тәшкил итә.  
- Аларның 25%ы - ретро җырлар, хәзерге яшьләрнең балачакларында ук әти-әниләреннән ишеткән җырлар. Әйтик, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевның әсәрләрен тыңлап булачак, - диде радиостанция җитәкчесе.

Миргаязов билгеләп үткәнчә, бүген 60-80 нче еллар хитларын яңача башкаручылар да бар. Мисал өчен, «Беренче мәхәббәт», «Яшь гомер», «Туган авыл» хәзер башкача яңгырый. Талантлы башкаручыларыбыз хәзер үз концерт программаларына халык һәм классик җырларны кертәләр, шуңа күрә радио архивында мондый язмалар аз түгел.

"Китап" радиосында 90 нчы еллар ахырында популяр булган, әмма бүген инде онытылган җырлар яңгыраячак.
 "FM-радиостанцияләре барлыкка килә башлагач, популяр хитлар бик күп иде. Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәния Фәрхи, Габделфәт Сафин - бу башкаручылар ул чакта да популяр иде. Хәзер дә аларның күңелләребезне тибрәндерүче җырлары шактый. Аларның иң танылганнарын без радиотапшыруларыбызның музыкаль өлешенә керттек",- ди радио җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading