16+

«Китапка икенче тормыш бүләк ит!» хәйрия акциясендә һәркем катнаша ала

28нче июльдән 28нче октябрьгә кадәр Татарстанда "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы. Шәһәр халкы китапханә фондларын дәреслекләр, фәнни-поуляр, матур әдәбият, белешмә әдәбият китаплары белән тулыландыра ала.

Мәктәп китапханәләренә әйбәт халәттәге дәреслекләр, мәктәп программасы буенча матур әдәбият китаплары бүләк итәргә мөмкин. Акция нәтиҗәләре мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә 28-нче октябрь - Халыкара мәктәп китапханәләре көнендә уздырылачак.

Алдынгы мәктәпләргә, алдынгы сыйныфларга һәм зур өлеш керткән аерым затларга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылачак, дип хәбәр итә идарәчелек матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading