16+

Кияүнең әнисе кәләшне күргәч аны үзенең кызы булуын таный

Чынлыкта булган ышанмастай вакыйга.

Чынлыкта булган ышанмастай вакыйга.

Гадәти булмаган тетрәндергеч вакыйга Кытайның Сучжоу шәһәрендә була. Бу хакта Oriental Daily хәбәр итә.
Туй гөрләгәндә кияүнең әнисе улы сайлаган кызның аңа бик тә таныш булуын сизенә. Ул 20 ел элек югалган кызы булып чыга. Ана кеше газиз баласын кулындагы миңнән таный.  
Башта кайнана буласы кеше барысын да кәләшнең әти-әниләреннән белешә. Алары, чыннан та, баланың үзләренеке булмавын, аны моннан ике дистә ел элек юлда тапканнарын, үзләренеке кебек тәрбияләгәннәрен сөйли.
Килен чын әнисенең кем икәнен белгәч, бәхетеннән елап җибәрә. Шунысы игътибарга лаек, күбрәк һинд киносы сюжетына охшаган тарих туйга нокта куймый. Кияү дигәне дә бу хатын-кызның үз улы булып чыкмый - ул аны кызын югалтканнан соң уллыкка алган була, дип яза agryz-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булмас димэ доня бу диеп,борынгылар юкка эйтмэгэннэр, чын тормыштан алынган сузлэр

    Мөһим

    loading
    2
    X