16+

“Әкият” бинасы алдында “Мәдәни чәршәмбе” проекты башлана

Казанның "Әкият" курчак театры каршында "Чәчәк фестивале" уңаеннан "Мәдәни чәршәмбе" проекты тормышка ашырыла башлый. Биредә 30 августка кадәр атнаның һәр чәршәмбесендә кичке сәгать дүрттән алып төрле кызыклы чаралар үткәреләчәк.

Иртәгә, 6 июль көнне, шәһәр халкы өчен әдәби ишек алды һәм классик музыка концерты оештырыла. Шулай ук скверда төрле мастер-класслар, шагырь һәм язучылар белән очрашулар булачак. Якын киләчәктә биредә «Библиобус» мәйданчыгы һәм Н.Җиханов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оркестры чыгышы көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading