16+

“Әкият” кунакка чакыра

11 сентябрьдә "Әкият" курчак театры яңа сезонын ача. Бу көнне тамашачыларга Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» (Г. Рәхим инсценировкасы) әкияте тәкъдим ителә.

11 сентябрьдә "Әкият" курчак театры яңа сезонын ача. Бу көнне тамашачыларга Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» (Г. Рәхим инсценировкасы) әкияте тәкъдим ителә.

Ә рус труппасы Р.Давыдовның «Парк дорожных знаков», А.Цагарелиның «Ханума» әсәрләрен күрсәтәчәк. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа сезонда А. Волков әкиятләреннән «Волшебник изумрудного города» дигән спектакль сәхнәләштерелә, инсценировка авторы - Анна Богачева. Бу әсәр тамашачылар соравы буенча әзерләнә. Быел «Әкият» курчак театры артистлары «Айболит» әкиятен куярга җыена. Әлеге проектны яшь артист, Санкт-Петербург театр сәнгате академиясе студенты Рафаэль Таһиров әзерләгән. Октябрь аенда театрТула каласына җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading