16+

“Әкият” театры сезонын яба

Иртәгә Казанда "Әкият" курчак театрының 81 нче сезоны ябыла.

Иртәгә Казанда "Әкият" курчак театрының 81 нче сезоны ябыла.

Ул көнне тамашачыларга Людмила Дьяченконың "Юл тамгалары паркы" спектакле күрсәтеләчәк. Быел театрның эшчәнлеге бик тыгыз барды. "Әкият" курчак театры республикада гына түгел, гастрольләр белән Уфага барды. Шулай ук Нерюнгри, Астана, Киров кебек шәһәрләрдә узган халыкара фестивальләрдә катнашты. Сезон ябылу уңаеннан, "Әкият" курчак театры иң актив тамашачыларның исемнәрен дә атарга җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading