16+

КХЛ: Казан «барс»лары Мәскәү армиячеләренә каршы

Спорт җанатарларын сөендереп, Континенталь хоккей лигасында соңгы этап – финал өлеше якынлашты. Көнчыгыш конференциясе финалында «Ак Барс» белән «Трактор» арасында көрәш озак бармады.

Спорт җанатарларын сөендереп, Континенталь хоккей лигасында соңгы этап – финал өлеше якынлашты. Көнчыгыш конференциясе финалында «Ак Барс» белән «Трактор» арасында көрәш озак бармады.

Чиләбе командасының Казандагы уеннарда ниндидер уңышка ирешү мөмкинлеге булса, үзендә казанлыларга каршы торырлык хәлдә түгел иде – «барс»лар дүрт уенда алыш-биреш ясап, көнбатыштагы СКА белән ЦСКА арасында барган көрәшне күзәтте.

Казан клубы өчен быелгы финал – дүртенче, аларның һәркайсына ул Зиннәтулла Билалетдинов җитәкчелек иткән чорда чыкты. Моңарчы ике тапкыр финалда җиңеп, Гагарин Кубогын алуга иреште, 2015 елда СКАга җиңелгән иде. Быелгы финалда җиңә алган очракта, «Ак Барс» КХЛ тарихында иң мәртәбәле клуб булачак. Бүгенгә аның белән бергә Кубокка ике тапкыр ия булучылар – Мәскәү «Динамо»сы, «Металлург» һәм СКА. КХЛның 10 еллык тарихында регуляр чемпионатта җиңүче команда бер тапкыр да Кубокны алганы юк. 2016 елда ЦСКА моңа ирешә ала иде, әмма ул финалда «Металлург»ка оттырды.

Көнбатышта исә ике армия клубы – СКА белән ЦСКА җиңүчене алты уенда гына ачыклый алды. Соңгы уенда овертаймда җиңеп, Мәскәү командасы үз тарихында икенче тапкыр финалга чыгу бәхетенә иреште.

Конференция финалында җиңелүгә карамастан, «Трактор» өчен быелгы сезон уңышлы булды, чиләбелеләрнең финалга хәтле барып җитәсенә күпләр ышанмаган да булгандыр. Әмма Әнвәр Гатиятуллин яхшы команда туплап, тракторчыларны КХЛның бронза медаленә хәтле илтеп җиткерде. «Ак Барс» белән көч сынашканчы, ул «Нефтехимик», «Салават Юлаев» командаларын бирелдергән иде. Түбән Кама командасы белән уздырган сериянең бер уены КХЛ тарихында иң дорфа уен буларак тарихка кереп калды – уенчылар рекордлы 249 минут штраф җыйды. Шул ук вакытта быелгы сезонда «Трактор» хоккей дөньясына яңа яшь йолдызны – 18 яшьлек Виталий Кравцовны танытты.

Быел Уфа тәҗрибә рәвешендә чит ил тренерын чакырган иде һәм бу үз-үзен аклады – фин Эркка Вестерлунд «Салават»ны конференциядә икенче урынга хәтле күтәрә алды. Вестерлунд киләсе сезонга да калыр иде, әмма аның хезмәт хакын күтәрүне сораган мөрәҗәгатен клуб җитәкчелеге кире каккан һәм фин белгече Уфа клубын ташлап киткән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading