16+

КХЛ миллионерлары КХЛны яманлый

Төньяк Америкада юмор телетамашасында катнашучы хоккейчылар Россия шәһәрләрен һәм командаларын пычракка буйый, югыйсә алар бөтенесе бездә миллионлаган килешү белән уйнап китүчеләр.

Төньяк Америкада юмор телетамашасында катнашучы хоккейчылар Россия шәһәрләрен һәм командаларын пычракка буйый, югыйсә алар бөтенесе бездә миллионлаган килешү белән уйнап китүчеләр.

Түбән Каманың «Нефтехимик» командасында чыгыш ­ясаган Ти-Джей Гальярди бу шәһәрне «зур тишек» дип атаган. Әмма ул чыгыш ясаган клублар арасында «Неф­техимик»та аңа күбрәк түләгән булганнар. Статистикасын карасаң, «Медвешчак»тан килгән Гальярди сигез уенда бер очко да алмаган, файдалылык коэффициенты: -2 (ягъни ул бозда чакта керттерелгән алкалар саны икегә күбрәк). Ирексездән сорау туа: ә нәрсә өчен түләнгән бу уенчыга?
Мондый сүзләр КХЛның ­абруен төшерә, билгеле. Тренер Андрей Назаров сүзләренчә, лигада мәгълүмати куркынычсызлык депаратаментын булдыру кирәк. Үз чиратында клублар да дәшми калырга тиеш түгел. Легионерлар сайлаганда да, бәлки кат-кат уйларгадыр? Күпкә ирешкән, билгеле уенчылар үзләрен эшкә чакырган һәм зур суммадагы килешүләр тәкъдим иткән клуб турында юк-бар сүз сөйләмәячәк, ә чын хоккейчы булып җитлекмәгән һәм мондый мөмкинлекне ычкындыручылар юмор шоуларында башкаларны пычракка буяу белән генә мәшгуль. Андыйларны чакырудан безгә ни файда?

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading