16+

КХЛ сезонны туктатты

Гагарин кубогы быел хуҗасыз калды.

Гагарин кубогы быел хуҗасыз калды.

Коронавирус белән бәйле вазгыять сәбәпле КХЛ сезонның калган өлешен уздырмаска булды. Бу хакта лиганың матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Гагарин кубогы өчен көрәштә конференцияләрдә ярымфинал сериясе алдыннан КХЛ 10 апрельгә кадәр тәнәфес игълан итте. “Йокерит” һәм “Барыс” командалары плей-оффта катнашудан баш тартты, ә “Ак Барс” клубы рәсми рәвештә сезонны туктату яклы булуын җиткерде.

Лига сезонны төгәлләүнең төрле формаларын карады: турнирны кыска форматта уздыру; калган өлешен җәй айларында үткәрү турында да сүзләр булды. Әмма моның инде тамашачылар өчен кызыксыз булуын, командаларга алдагы сезонга әзерлек барышында авырлык тудыруын истә тотып, Гагарин кубогын ачыкламаска буганнар.

Якын арада КХЛның директорлар Советы утырыш уздырачак һәм анда урыннарны даими чемпионат нәтиҗәсе буенча бирү мәсьәләсе дә карала. Шулай итеп,, “Ак Барс” командасы көмеш медальле булырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading