16+

Күкрәк рагына китерә торган сәбәпне ачыклаганнар

Австралия галимнәре, төрле тикшерүләр уздырганнан соң, күкрәк рагына китерергә мөмкин булган сәбәпләрне ачыклаганнар.

Австралия галимнәре, төрле тикшерүләр уздырганнан соң, күкрәк рагына китерергә мөмкин булган сәбәпләрне ачыклаганнар.

200 мең хатын-кызны тикшергәннән соң, алкоголь эчемлекләр кулланмасаң, гәүдә авырлыгын нормада тотсаң, яман шешне булдырмый калырга була. Симерү – күкрәк рагына китерә торган иң төп сәбәпләрнең берсенә әйләнүе бар. Алдагы унъеллыкта бу сәбәп аркасында 17500 күкрәк рагы очрагы килеп чыгарга мөмкин. Алкоголь куллану сәбәпле 11600 очрак килеп чыгу ихтималы зур, дигән доктор Маарит Лааксонен. Галимнәр менопаузаны дәвалау өчен биш елдан артык гормональ дарулар куллану да ракка китерергә мөмкин дип ачыклаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading