16+

Күкрәк яман шешен беренче стадиядә тулысынча дәваларга була

Казан сәүдә үзәкләренең берсендә узган социаль акция кысаларында теләгән һәр хатын-кыз бушлай онколог-маммолог белән очраша алды.

Казан сәүдә үзәкләренең берсендә узган социаль акция кысаларында теләгән һәр хатын-кыз бушлай онколог-маммолог белән очраша алды.

Республика клиник онкология диспансеры белгечләре киңәшләрен бирде, шулай ук биредә күкрәк яман шешенә тикшеренергә дә була иде.
Акциядә барлыгы 546 хатын-кыз катнашкан, аларның 54ендә шешсыман бизләр барлыгы ачыкланган. Бишесенең күкрәгендә яман шеш дип шикләнеп, өстәмә тикшеренергә җибәргәннәр. Әлеге акциядә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман да катнашкан, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге.

Моннан тыш, чарада гүзәл затларга матурлык, сәламәтлек турында лекцияләр сөйләгәннәр, хәтта, прическа ясатырга да мөмкин булган, бизәндергәннәр дә.

Күкрәк яман шеше хатын-кызларда очрый торган онкология авырулары арасында беренче урында тора. Былтыр республикада күкрәк рагының 1725 очрагы теркәлгән. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 7,5 процентка күбрәк. Әлеге яман шештән былтыр 553 хатын-кыз вафат булган. Авыруны беренче, икенче стадияләрендә ачыклау, күкрәк яман шешен 85-90 процент очракта тулысынча дәвалау мөмкинлеге бирә, ди табиблар. Шуңа да еш тикшеренергә, табиб кушканнарны үтәргә киңәш итәләр.

Бүген Республика клиник онкология диспанерында күкрәк яман шеше диагнозы белән 18252 кеше исәптә тора.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading