16+

Көлдән чыккан театр юбилеен билгеләп үтә

22-30 ноябрьдә Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының 90 еллыгына багышланган чаралар узачак.

22-30 ноябрьдә Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының 90 еллыгына багышланган чаралар узачак.

Аларның күбесен бушлай карау мөмкинлеге тудырылган. Шуларның берсе игътибарны аеруча җәлеп итә – “Спектакль ашаучылар төне” (“Ночь пожирателей спектаклей”) дип атала. Ул 25 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана. Биредә архив спектакльләрен карап булачак (керү бушлай).

26 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә “Беренче тайм” спектаклендә Татарстан Республикасының халык артисткасы Нина Калаганова һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Любовь Лукина 1960-1980 еллардагы театр тарихын искә төшерәчәк (керү бушлай).

- Театрның тарихы бик бай. Өлкән яшьтә булуына карамастан, менә инде 90 ел театр яшь тамашачыларныкы булуын дәлилләп килә, яшь булып кала бирә. Ул һәрвакыт эзләнүдә. 2016 елда театрны атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Горнышева җитәкли башлагач, яңа режиссер – Радион Букаев килгәч, театр яңа тармактан үсеш алды. Хәзерге вакытта Казан яшь тамашачылар театры сәхнә кысаларыннан чыга торган бик аз театрларның берсе, – диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. 

27 ноябрьдә 18:00дә башланачак “Мәхәббәт турында” сөйләшүдә 1996 елдан 2005 елга кадәр театрга килгән артистлар буыны тамашачылар белән 90 нчы еллар ахыры - 2000 еллар башы театры турында истәлекләре белән уртаклашачак, профессиональ сәхнәдә беренче адымнарын искә төшерәчәк. Тамашачыларның ул елларның сирәк очрый торган спектакльләрен һәм репетицияләрен күрү, шулай ук артистлар башкаруындагы җырларны ишетү мөмкинлеге булачак. Керү шулай ук бушлай. 

- Театр тарихында күтәрелеш чорлары да, моңсу вакыйгалар да булды (театр бинасы янды). Әмма ул Феникс кебек көлдән калкып чыккач, яңадан эшләде, эзләде һәм иҗат итте. Һәм иң мөһиме, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры эшчеләренең күңелләре һәрвакыт яшь, – диде театр директоры Айгөл Горнышева. 
Режиссер Радион Букаев сүзләренчә, 90 еллык юбилейга әзерлек күптән – моннан ике ел элек үк башланган. 30 ноябрьдә тамашачыларны “Мин – Казан яшь тамашачылар театры” дигән трагикомедия көтә. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading