16+

Күләгәштә 29 балага мәктәп ачылган

Әгерҗе районының Күләгәш авылында моңа кадәр балалар мич белән җылыта торган агач мәктәптә укыганнар. Хәзер анда яңа башлангыч мәктәп ачылган. 

Әгерҗе районының Күләгәш авылында моңа кадәр балалар мич белән җылыта торган агач мәктәптә укыганнар. Хәзер анда яңа башлангыч мәктәп ачылган. 

Бина «Яңа мәктәп» проекты кысаларында төзелгән. Моның өчен республика бюджетыннан 41 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яңа мәктәптә барысы да заманча җиһазландырылган. Медицина кабинетлары, спорт залы да бар. Моңа кадәр балалар бу уңайлыкларның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Яңа бинада барлыгы 29 бала белем алачак. Бирегә күрше авылдан да килеп укыячаклар. Балаларны мәктәп автобусы йөртәчәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading