16+

Клип төшергәндәге атыш кеше үлеменә китергән

Тагын ике зыян күрүченең хәле авыр дип бәяләнә.

Тагын ике зыян күрүченең хәле авыр дип бәяләнә.

АКШның Линн шәһәрендә музыкаль клип төшергәндәге атыш нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән. Бер кешенең һәлак булуы мәгълүм, дип яза "РИА Новости".
Атыш җирле вакыт белән якынча сәгать 17.35 да булган. Яралылар хастаханәгә озатылган. Икесенең хәле авыр дип бәяләнә, диелә хәбәрдә.
Атыш артистлар арасында низаг нәтиҗәсендә килеп чыкканмы, әллә инде сценарий буенча шулай тиеш булганмы икәне хакында мәгълүмат әлегә бирелмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading