16+

Кәләш туй мәҗлесе барган вакытта үлгән

Табиблар күпме генә тырышса да, кызны коткарып кала алмый.

Табиблар күпме генә тырышса да, кызны коткарып кала алмый.

Кичә ресторанда туй мәҗлесе вакытында 25 яшьлек кәләш анафилактик шоктан үлгән. Мәҗлес кызган мәлдә кызның хәле бетә һәм кунаклар ашыгыч ярдәм чакыра, дип яза Лента ру. Аның хәлен күргәч, икенче бригаданы - реаниматологларны чакырырга туры килә. Табиблар күпме генә тырышса да, кызны коткарып кала алмый.

Бу хәл Мәскәүдә булган. Анафилактик шок - көчле һәм тиз тарала торган аллергик реакция. Мондый вакытта кичектергесез ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading