16+

Әкәмәт

Бөекбританиядә яшәүче бер гаиләдә унтугызынчы бала дөньяга килгән. Әле бу чик түгел, Ноэль һәм Сью Рэдфордлар егерменчесен дә алып кайтырга ниятли. Иң олы улларына 27 яшь, Сью аны 15 яшендә тапкан. Олы кызлары кияүдә, ул да әнисеннән калышмый, өч бала үстерә. Рэдфордларның үз гаилә бизнесы бар - пекарня тоталар. Гаилә...

Бөекбританиядә яшәүче бер гаиләдә унтугызынчы бала дөньяга килгән. Әле бу чик түгел, Ноэль һәм Сью Рэдфордлар егерменчесен дә алып кайтырга ниятли. Иң олы улларына 27 яшь, Сью аны 15 яшендә тапкан. Олы кызлары кияүдә, ул да әнисеннән калышмый, өч бала үстерә. Рэдфордларның үз гаилә бизнесы бар - пекарня тоталар. Гаилә башлыгы Ноэль эшкә иртәнге 5 тә китеп, унбер сәгать эшләп кайта, аңа олы уллары булыша. Гаиләгә ашарга атнасына 394 доллар акча китә, хуҗабикәгә кер юу машинасын көненә тугыз тапкыр эшләтергә туры килә икән.

Гаилә бизнесыннан кергән акча һәр елны берәр чит илгә сәяхәткә барырга да җитә. Рэдфордлар унбер ел элек 240 мең фунтка (безнең акча белән 20 миллионнан артык) сатып алган зур йортта яши.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading