16+

Көн җиттеме, фаҗига: Татарстандагы авариядә тагын ике кеше үлгән

Юлларда сак булсак иде...

Көн җиттеме, фаҗига: Татарстандагы авариядә тагын ике кеше үлгән

Юлларда сак булсак иде...

Республиканың Биектау районында Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Ravon җиңел машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, Land Rover внедорожнигы белән бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юлның ике ягына төшеп киткән. «Авариядә бер кеше һәлак булган. Тагын берсе җәрәхәтләнгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Бу хәлнең шартлары билгеләнә», - диелә рәсми хәбәрләрдә.

Шаһитлар сөйләвеннән күренгәнчә, авариядә Ravon машина йөртүчесе һәлак булган, шул ук автомобильнең пассажиры зыян күргән, дип яза Татар-информ. Кызганыч, соңрак хастаханәдә ул да вафат булган...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading