16+

Көндезге сәгать өчкә татарстанлыларның 10,2 проценты праймеризда тавыш биргән

Бүген 15.00 сәгатькә "Бердәм Россия" партиясе праймеризында кандидатлар өчен 302 мең татарстанлы үз тавышын бирде.

Көндезге сәгать өчкә татарстанлыларның 10,2 проценты праймеризда тавыш биргән

Бүген 15.00 сәгатькә "Бердәм Россия" партиясе праймеризында кандидатлар өчен 302 мең татарстанлы үз тавышын бирде.

Шушы вакытка участокларга  килгән халык сайлаучыларның 10,29 процентын тәшкил итә. Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты ситуацион үзәге хәбәр итә.

"Сайлауга килүчеләр статистикасы түбәндәгечә: Әтнә районы - 18,41 процент, Чүпрәле районы - 17,6 процент, Чирмешән районы - 17,3 процент, Лениногорск районы - 15,3 процент", - диелә  бу белешмәдә.

15.00 сәгатькә Казанда сайлаучыларның 7,2 проценты тавыш биргән. Участокларга 66,5 мең сайлаучы килгән. Яр Чаллыда праймеризда 32,9 мең кеше катнашкан, килүчеләр саны 8,2 процент тәшкил итә.

    "Бердәм Россия" партиясе алдан тавыш бирү уздыра. Республика халкы 8 сентябрьдә Дәүләт Советы депутатларын сайлауга "Бердәм Россия"дән кандидатлар исемлеге төзи. Бүген барлыгы 460 участок оештырылды, аларда участок комиссияләренең 1909 әгъзасы эшли.
    Һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading