16+

Көннең икенче яртысында көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә

Бүген көннең икенче яртысында һәм иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылуы ихтимал.

Бүген көннең икенче яртысында һәм иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылуы ихтимал.

Бу турыда Татар-информ хәбәр итте.

"Бүген 15.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә Татарстанда урыны белән яшен, көчле җил булуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин", диелә бу хәбәрдә.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, яшен һәм яңгыр вакытында урамда булганда электр үткәргеч линияләр, агачлар, реклама такталары, витриналардан читтәрәк торырга киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, сынган яки имгәнгән агачлар янында да тормау хәерле

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading