16+

Көньяктан искән җил атна ахырында Казанга эссе көннәр алып киләчәк

Бу атнада температураның терекөмеш баганасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Көньяктан искән җил атна ахырында Казанга эссе көннәр алып киләчәк

Бу атнада температураның терекөмеш баганасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бу атнаның беренче яртысында Казан Арктика йогынтысында булачак, һава торышы тотрыксыз характерга ия. Бары тик якшәмбе генә көньяктан искән җил Татарстан башкаласына эссе көннәр алып киләчәк. Бүген КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта тотрыксыз һәм катлаулы көнбатыш процесс күзәтелә. Республика бүген Атлантика йогынтысында, шуңа күрә температура югары түгел. РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, бу атнаның беренче өч көнендә чәршәмбегә кадәр көндезге температура шактый югары булачак, ул сишәмбе һәм чәршәмбедә +24 градуска кадәр җитәчәк», - дип искәртте КФУ профессоры.

Әмма, атна уртасыннан башлап, салкын фронт узуга бәйле рәвештә, температура бераз түбәнәячәк. Әйтик, җомга һәм шимбәдә көндез 21 градус җылы булачак. РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, якшәмбе тагын җылытачак.

«Якшәмбе көнне термометрның терекөмеш баганасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Атна дәвамында һава торышы тотрыксыз булачак. Чөнки фронталь система циклоннары күзәтеләчәк, көн саен диярлек бераз яңгыр явачак», - дип искәртте Переведенцев.

Спикер сүзләренчә, атна дәвамында җил көнбатыштан исәчәк, якшәмбедә аның юнәлеше үзгәрә. Җилнең көньяктан исүе нәтиҗәсендә атна ахырында шимбә көнне көндез термометрның терекөмеш баганасы +21, ә якшәмбедә +25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Наталья Рыбакова, «Татар-информ».

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading