16+

Коеда озак яту сәбәпле, мәет шактый үзгәргән... Үтерелгән хатынны коедан табып алалар

Югалыр алдыннан бу хатын дустына хәбәр яза.

Югалыр алдыннан бу хатын дустына хәбәр яза.

Башкортстанда ярты ел чамасы элек югалган 53 яшьлек Любовь С. мәете табылган. Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче хатын 2020 елның 27 августында югала. Аны волонтерлар, дуслары һәм танышлары эзли, ял итәргә китеп баргандыр дип тә фаразлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Любовьның гаиләсе юк, ул бар вакытын үзенә багышлый. Шуңа күрә ул югалгач, башта артык игътибар да итмиләр. Танышлары Любовь әйтми-нитми генә кабат ялга киткән дип уйлый.

«Ул шактый еш чит илгә ял итәргә йөри иде. Язын ул берничә атна Вьетнамда торып кайтты, тагын шунда барырга җыена иде. Бәлки хәзер кабат чит илгә очкандыр, әйтергә генә оныткандыр? Бар да яхшы булыр дип өметләнәм», — дип сөйләгән булган Любовьның Марс исемле танышы.

Тик ярты ел узгач бу вакыйганың фаҗигагә әверелгәне ачыклана. Стәрлетамак шәһәре янындагы ярымташландык бакчачылык ширкәтендә хатын-кыз мәете табыла. Ул җәймәгә төрелгән һәм скотч белән бәйләп куелган.

«КП-Уфа» сайтының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, мәрхүмәнең мәете яткан урынны аның 39 яшьлек танышы күрсәткән. Любовь югалгач, тикшерүчеләр бу ир-атны тоткарлаган. Урта Азиядә туган ир-ат гаебен кире кагып та маташмый, ул тикшерүчеләрне кое-янына алып килә һәм мәетне шунда яшерүен әйтә.

Любовьны вәхшиләрчә үтерүнең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Коеда озак яту сәбәпле, мәет шактый үзгәргән, шуңа күрә тиешле экспертизалар билгеләнгән. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган, ул күрсәтмәләр бирә, диелә бу хәбәрдә.

Былтыр августта Любовьның туганы полициягә мөрәҗәгать итә. Аннары хатынны полиция дә эзли башлый. Хәзер аның мәете табылу, үтерүдә шикләнелүче кеше тоткарлану турында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, югалыр алдыннан бу хатын дустына хәбәр яза. Ул башка төбәккә ял итәргә китүен әйтә. Тик тикшерүчеләр хатынның кайларда булуын, гадәтләрен, социаль челтәрләрдә аралашу стилен өйрәнгәч, аның шулай кисәк кенә чыгып китүе мөмкин түгел дип фаразлый. Ул һичьюгы олы абыйсына әйтергә тиеш дип саныйлар.

Хатын табылмагач, тикшерүчеләр криминал булуында шикләнми. Бу вакыйга аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле дип фаразлыйлар. Хатын кием-салым сата, торак биналарны арендага биреп тора.

Тикшерү барышында хатын югалуга 39 яшьлек ир-атның катнашы бар дигән фикер туа. Якынча белешмә буенча, 53 яшьлек хатын һәм 39 яшьлек ир-ат киемнәр партиясен алып кайту турында килешә. Килешенгән көнне ир-ат киемнәрне китерә. Хатын бәя артык кыйммәт дип белдерә һәм товарны алудан баш тарта. Алар талаша башлый. Шул чакта ир-ат хатынны буып үтерә. Ул мәеттән алтын әйберләрен салдырып ала һәм шәһәр читендәге коега илтеп ташлый. 

Мәрхүмәнең дустына хәбәрне дә үтерүче яза. Ул шулай итеп эзен яшермәкче була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading