16+

Коенма дисәң дә, коеналар (+фото)

Казанда рәсми төстә коену сезоны ачылды.

Коенма дисәң дә, коеналар (+фото)

Казанда рәсми төстә коену сезоны ачылды.

Казанның башкарма комитеты хәбәр итүенчә, Комсомольское, Глубокое, Изумрудное күле, «Локомотив», «Нижнее Заречье» комлыкларында гына рәсми төстә коенырга мөмкин. Белгечләр суның чисталыгын, куркынычсызлык буенча да тикшерү үткәргәннәр биредә. Ә менә калган башка комлыкларда Роспотребнадзор коенырга киңәш итми. Бу хакта хәбәр итеп, әлеге тыелган пляжларга кара шарлар да элеп куелды. Әмма, халыкны бу кисәтү тыеп кала алмый. Бик эссе көннәр торганга да кешеләр кайда очраса, шунда коена. Кичә мәсәлән, Җиңү паркындагы күлдә үрдәкләр йөзеп йөргән урында да балалар рәхәтләнеп суда чыпырдап яталар иде. Киемнәр белән дә кергән кайсы, шәп-шәрә балалар да бар. Паркны комлыкка әйләндергән шәһәр халкы: яшел чирәмгә купальниклардан сузылып ятканнар, кайсы суда чыпырдык, кайсы кызына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading