16+

Комада яткан көрәшче малай вафат булган...

13 яшьлек үсмер көндәше белән көрәшкәндә аркасына егыла һәм кисәк кенә хәле китә, аннары ул аңын югалта.

13 яшьлек үсмер көндәше белән көрәшкәндә аркасына егыла һәм кисәк кенә хәле китә, аннары ул аңын югалта.

Уфа хастаханәсендә 13 яшьлек көрәшче малай вафат булган. Ул Бакалы районында көрәш турнирында имгәнгәннән соң, ике ай комада ятты. Әнисе сүзләренчә, яшь спортчы аңына килми, ул 23 мартта үлә. Үсмерне 26 мартта туган авылында җирләгәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 30 гыйнварда Бакалы авылында спорт мәктәбендә булды. 13 яшьлек үсмер көндәше белән көрәшкәндә аркасына егыла һәм кисәк кенә хәле китә, аннары ул аңын югалта.

Шуннан бирле бала комада була, якыннары могҗизага өметләнеп, аның терелгәнен көтә. Башта аны район хастаханәсендә, аннары Уфа Республика балалар хастаханәсендә дәвалыйлар.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading