16+

Комага киткән: кипкән балык ашаган...

Казанда 41 яшьлек ир-ат кипкән балык ашаган. Аннары ул комага киткән.

Казанда 41 яшьлек ир-ат кипкән балык ашаган. Аннары ул комага киткән.

Бу турыда ир-атның хатыны «Татарстан 24» каналына хәбәр иткән.

2 июньдә ир-ат азык-төлек кибетеннән кипкән корбан балыгы алып кайта. Кич белән ул балык ашый һәм сыра эчә, аннары йокларга ята. Төнлә белән ир-атның хәле начарлана, алар табиблар чакыралар. Тик табиблар бу ир-атны исерек дип таба һәм йоклап торсын дип киңәш итәләр. 

Иртә белән ир-ат йокыдан тора һәм эшкә китә, тик аны хәле кабат начарлана. Ир-атның күз аллары караңгылана, ул ишетми, аннары ир-ат аңлаешлы итеп сөйләшә дә алмый башлый.

Шуннан соң ир-ат 21 көн комада ята. Хәзер ул реанимациядә, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Аны көпшәләр аша гына ашаталар. Табиблар сүзләренчә, ир-атның баш миенә зыян килгән, йөрәге дә туктап алган. Хәзерге вакытта табиблар бернинди фараз да бирми. 

Хатыны исә шул кипкән балык аркасында ире инвалид калыр дип борчыла, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading