16+

Коми башлыгы Казан вертолетларына кызыккан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XXV Петербург халыкара икътисади форумында Коми Республикасы башлыгы Владимир Уйба белән очрашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XXV Петербург халыкара икътисади форумында Коми Республикасы башлыгы Владимир Уйба белән очрашты.

Яклар ике төбәк арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килеште. Аерым алганда, Уйба Казан вертолет заводында җитештерелгән вертолетларны сатып алу белән кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республикаларның машина төзелеше, нефть һәм нефть химиясе тармагындагы иң зур предприятиеләре үзара хезмәттәшлеккә карата кызыксыну белдерә, дип искәртте Миңнеханов. «Безнең төбәкара товар әйләнеше 3,5 миллиард сум тәшкил итә. Аны тагын арттыра алырбыз һәм уртак эшнең яңа юнәлешләрен ачарбыз дип ышанам», - диде ул.

Бүген «Татнефть» ГАҖ Коми белән актив эшли – узган ел нәтиҗәләре буенча компания әлеге республикага 166 миллион сумлык шин озаткан. Моннан тыш, «КАМАЗ» ГАҖ (ул быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча 81 йөк машинасы саткан) һәм «Әлмәт торба заводы» АҖ дә (124 тонна торба озаткан) Комида рәсми дилер челтәренә ия.

Алга таба хезмәттәшлек итү өчен перспективалы юнәлешләр – Комига Татарстан машина төзелеше продукциясен сату, инструментлар, медицина җиһазлары һәм халык куллануы товарлары белән тәэмин итүне киңәйтү, шулай ук Коми предприятиеләренең «»Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ белән уртак проектлары.

Миңнеханов һәм Уйба республика көннәрен үткәрү турында килеште һәм очрашу ахырында хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading