16+

Коммуналь түләүләр буенча уңайлы сервис булдырылды

Узган елны «Татэнергосбыт» белән «Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыятьләре арасында гомумйортлардагы электр энергиясен исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне читтән торып алу системасы буенча мәгълүмат алышу турында килешү төзелгән иде.

Узган елны «Татэнергосбыт» белән «Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыятьләре арасында гомумйортлардагы электр энергиясен исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне читтән торып алу системасы буенча мәгълүмат алышу турында килешү төзелгән иде.


Әлеге система ничек эшли соң?

* Күп фатирлы йортларда куелган исәпләү приборлары күрсәткечләре автомат рәвештә айга бер тапкыр алына.

* Алынган мәгълүмат «Челтәр компаниясе» мәгълүматлар базасына урнаштырыла һәм шунда саклана.

* «Челтәр компаниясе» мәгъ­лүматны «Татэнергосбыт»ка тапшыра.

* «Татэнергосбыт», алынган мәгълүматлар нигезендә, кулланучылар исәпләүләрен әзерли.


Әлеге интеллектуаль система читтән торып автомат рәвештә мәгълүмат җыярга мөмкинлек бирә, шуның белән электр энергиясен исәпләү процессының нәтиҗәлелеген арттыра, мәгълүмат җыйганда, хаталар җибәрүне булдырмый, энергия ресурс­лары балансын һәм аны куллануны анализлый, контрольдә тотарга булыша.

Әйтик, бүгенге көндә Татарстанда 17334 күп фатирлы йорт бар, аларның 27 проценты (4670 йорт) әлеге приборлар белән җиһазландырылган. Калганнарында «Челтәр компаниясе» хезмәткәрләре яки коммуналь хезмәтләр башкаручылар тарафыннан күрсәткечләр кулдан алына.

Килешү нәтиҗәсендә «Тат­энергосбыт» һәм «Челтәр компаниясе» хезмәткәрләре арасында бу яңа системаны гамәлгә кертү буенча этаплы эш оештырылган. Кулланучылар - коммуналь хезмәтләр башкаручыларның (идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары) «Татэнергосбыт» сайтында «Шәхси кабинет» сервисын кулланып, гомумйорт исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне дистанцион рәвештә карый алу мөмкинлегенә ия булуларын билгеләп үтәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading