16+

Конфедерацияләр Кубогы Казанны һәм Татарстанны таныту өчен зур мөмкинлек тудыра

Россия Федерациясе төбәкләре арасында, инвестицияләр җәлеп итү рейтингында, Татарстан өченче ел рәттән беренче урынны яулый.

Россия Федерациясе төбәкләре арасында, инвестицияләр җәлеп итү рейтингында, Татарстан өченче ел рәттән беренче урынны яулый.


-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан төзелгән сәяси һәм икътисади курсның уңай нәтиҗәсе бу,-диде Татарстан Республикасын инвестицион үстерү агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Конфедерацияләр кубогы матбуган үзәгендә журналистлар белән әңгәмәсендә.

Иң башта Талия Миңнуллина тәкъдимендә, 22 июнь -Хәтер һәм кайгы көнендә Ватан азатлыгы өчен һәлак булган каһарманнар бер минут тынлык белән хәтергә алынды.

- Инвестицияләр җәлеп итүдә республика җитәкчелегенең дә, предприятиеләрнең дә, эшкуарларның да тырышлыгы зур. Монда ташламалар да, икътисадның тотрыклылыгы да, логистика ягъни транспорт элемтәләре дә нык йогынты ясый. "Алабуга" үзгә икътисади зонасына җәлеп ителә торган инвестицияләр күләме Россиядәге инвестицияләрнең яртысын диярлек тәшкил итә. Тагын бер инвестор Кукмара районы җирлегендә балалар ризыклары әзерләүче завод ачырга ниятләп йөри. Татарстан сөт җитештерүдә дә әйдаманнарның берсе, - диде Талия Миңнуллина.

Төркия белән Татарстанның дуслык һәм хезмәттәшлек элемтәләре көчле булуын аерым телгә алды ул.
-Төркия белән Татартсан җитәкчелеге милли бәйрәмнәргә котлаулар алмашалар. Төркия инвесторлары республикадан китмәде. Төркиянең тагын бер фирмасы республикада йорт җиһазлары җитештерү заводы ачырга җыена, - диде Талия Миңнуллина.

Аның фикеренчә, халыкара спорт чаралары Татарстанның һәм Казанның дөньякүләм танылуына ярдәм итә. ВВС, шулай ук СNN мәгълүмат агентлыклары, Евроспорт бездәге матчлар турында хәбәр биргән.

- Мексика, Португалия, Чили командалары бездә уйный, шушы факт яссылыгында карасак-Татарстан җиңүче, - диде Талия Миңнуллина, журналистлар белән әңгәмәсен йомгаклап.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading