16+

Конституциядәге үзгәрешләр өчен өйдә тавыш бирү үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?

Билгеле булганча, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 1 июль исә Бөтенроссия тавыш бирү көне итеп игълан ителде.

Конституциядәге үзгәрешләр өчен өйдә тавыш бирү үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?

Билгеле булганча, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 1 июль исә Бөтенроссия тавыш бирү көне итеп игълан ителде.

 Әгәр дә үзгәрешләр өчен өйдә генә тавыш бирергә телисез икән, ул очракта, 5 июньнән 21 июньгә кадәр Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза бирү сорала. Ә 16 июньнән исә теркәлү урыны буенча сайлау комиссиясенә гаризалар кабул итү башлана.

Өйдән чыкмый гына тавыш бирү мөмкинлеге алдагы елларда да бар иде. Быел исә санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, мондый ысул белән тавыш бирү тагын да актуаль һәм мондый ысулны сайлаучылар өчен куркынычсызлыкның барлык шартлары да үтәләчәк, дип вәгъдә бирә Үзәк сайлау комиссиясе.

Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк. Сайлау участогында тавыш бирмәүчеләргә алар махсус комплект белән киләчәк. Моңа герметик пакеттагы бюллетень, тавыш бирүченең өйдә тавыш бирүе хакында гаризасы, саклаучы битлек, перчаткалар, дезинфекцияләүче салфетка, авторучка керә.


-Өйдә аралашмыйча гына тавыш бирү бездә беренче тапкыр үткәреләчәк. Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр кешенең өенә кермәячәк, социаль дистанция сакланачак. Безнең төп максат — процессның барлык катнашучылары да сәламәт булу: тавыш бирүчеләрнең дә, комиссия әгъзаларының да, - дип аңлатма бирде ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading