16+

Конституциягә төзәтмәләрнең кайсылары мөһим булуы билгеле - халык фикере

Ил суверенитетын яклау белән бәйле төзәтмәләрдә, Россия дәүләт чикләренең бөтенлеген һәм какшамаслыгын яклау турындагы нигезләмә беренче урында булды

Конституциягә төзәтмәләрнең кайсылары мөһим булуы билгеле - халык фикере

Ил суверенитетын яклау белән бәйле төзәтмәләрдә, Россия дәүләт чикләренең бөтенлеген һәм какшамаслыгын яклау турындагы нигезләмә беренче урында булды

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре Конституциягә кертелә торган төзәтмәләрнең кайсылары Россия халкы өчен аеруча мөһим булуын ачыклаган.

Сәяси өлкәгә кагылышлы төзәтмәләр арасында иң күп уңай бәяләмәне РФ Президенты вазифасын биләгән яки биләп торучы кешенең киләсе сайлауда катнашуын чикләүне бетерү турындагы нигезләмә өчен биргәннәр. Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы (64 процент) Президент идарә итү срогын чикләүне бетерүне (обнуление) мөһим дип санаган, ә һәр дүртенче кеше (27 процент) моңа каршы булуын әйткән.

Төп законга социаль өлкә белән бәйле кертеләчәк үзгәрешләр арасында иң мөһиме — медицина хезмәтенең һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы булуын дәүләт тәэмин итү. Әлеге пунктны сораштырылучыларның 95 проценты хуплаган.

Ил суверенитетын яклау белән бәйле төзәтмәләрдә, Россия дәүләт чикләренең бөтенлеген һәм какшамаслыгын яклау турындагы нигезләмә беренче урында булды. Респондентларның 88 проценты бу үзгәрешләрне мөһим дип саный.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading