16+

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 3 млн га якын кеше катнашуы көтелә

Татарстан буенча нәтиҗәләр 3 июльдә ясалачак

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 3 млн га якын кеше катнашуы көтелә

Татарстан буенча нәтиҗәләр 3 июльдә ясалачак

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләрнең нәтиҗәләре 5 июльдә ясала. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. 

- Татарстан буенча нәтиҗәләрне - 3 июльдә, ә Россия буенча 5 июльдә ясаячакбыз, - диде ул. 

Бу тавыш бирүләрдә 3 млн га якын кеше катнашуы көтелә. Аларның барысы да шәхси саклану чаралары (битлек, перчатка) белән тәэмин ителәчәк. 

Сүз уңаеннан, 1 июльдә - Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирү көнендә, Казанда Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәге ачыла. Аның ярдәмендә журналистлар һәм республика халкы сайлаулар белән бәйле мәгълүмат белән таныша алачак.

Лилия Локманова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading