16+

Контрактчы гаиләләре балалар бакчасы, мәктәп һәм югары уку йорты өчен түләмәскә хокуклы

Татарстанда контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрнең балалары өчен махсус «Батыр» картасы эшли. Ул балалар бакчасы, барлык түгәрәкләр һәм туклану өчен түләүләрне тулысынча каплый.

Татарстанда контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрнең балалары өчен махсус «Батыр» картасы эшли. Ул балалар бакчасы, барлык түгәрәкләр һәм туклану өчен түләүләрне тулысынча каплый.

Моннан тыш, «Батыр» картасы белән мәктәп укучылары теләсә кайсы түгәрәк һәм спорт секциясендә бушлай шөгыльләнә һәм озайтылган көн төркеменә йөри ала. Шулай ук балаларның бер өлкән кеше белән бергә театр һәм музейларга бушлай йөрү мөмкинлеге бар.

Контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрнең балаларына җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә ял итү өчен өстенлек хокукы да бирелә. Алар «Орленок», «Артек» һәм «Океан» лагерьләрендә ял итә алачак. Шулай ук алар балалар бакчалары һәм мәктәпләргә беренче чиратта алыну хокукына ия.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары югары уку йортларына керү өчен квота ала. Бакалавриат һәм белгечлек программаларына абитуриентларны кабул итүгә мондый квота һәр югары уку йорты бюджет урыннарының гомуми санының 10 процентын тәшкил итә. Яраланган һәм һәлак булган хәрбиләрнең балалары югары уку йортларына сынауларсыз керә ала. Элегрәк укырга кереп, түләүле нигездә укыган очракта, бала бюджетка күчә алачак.

Әгәр контракт буенча хәрби хезмәткәрнең гаиләсенең ипотека буенча бурычлары булса, алар хәрби хезмәттә булган вакытта түләтелми тора.

Искәртик, 27 майда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме Татарстан шәһәрләре муниципаль районнары һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алганда, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8843 221 44 52. Шулай ук 8800 222 59 00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kontraktcy-gailalare-balalar-bakcasy-maktap-ham-yugary-uku-iorty-ocen-tulamaska-xokukly-5888557

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading