16+

Корбан гаетенә Казанда корбан чалу өчен 17 урын әзерләнгән

9 нчы июльдә мөселманнар иң зур бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

9 нчы июльдә мөселманнар иң зур бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Мәчетләргә бәйрәм көнендә автобусларда барып җитәргә мөмкин булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты аппаратының Җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.

Бәйрәм чаралары 2:30 сәгатьтә Коръән уку белән башлана. Корбан чалу йоласын өч көн дәвамында – 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче июльдә моның өчен махсус билгеләнгән 17 урында башкарырга мөмкин булачак. Әлеге чараны оештыручылар тарафыннан барлык кирәкле санитар-эпидемиягә каршы чаралар да каралган, мәчетләр территориясендә биокалдыклар өчен махсус контейнерлар урнаштырылачак, ә барлык хайваннарның тиреләрен Тольяттидагы мех фабрикасына озатачаклар, дип сөйләде И.Шакиров.

Җәмәгать транспорты эшенең ничек оештырылуы турында шәһәрлеләргә өстәмә хәбәр ителәчәк.

Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров җаваплы структур бүлекчәләргә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә бәйрәм чараларын үткәрүдә ярдәм итәргә һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итәргә кушты.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading