16+

Коръән тәфсире татар телендә кайчан чыгар?

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Коръәннең яңа «Казан басмасы» чыкканнан соң, Коръән тәфсирен хәзерге татар телендә нәшер итү планлаштырыла, дигән иде. Ул кайчанрак чыгар икән? Рәис Бикмуллин, Казан.

«Татарстан-24» телеканалында «Төп яңалыклар» программасында туры эфирда сөйләгәндә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, бу елның ахырына без хәзерге татар телендә яңа тәфсир нәшер итәргә телибез, дип хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Коръәннең татар телендәге алты аңлатмасы - тәфсире бар.

- Әмма аларның барысы да аңлау өчен катлаулырак. Яңа тәфсирне әзерләү буенча эш бара. Басманың яртысыннан артыгы инде әзер, - диде ул.
Коръән басмасы ел ахырына чыгарга тиеш, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading