16+

Коръән уку конкурсында җиңүчеләр 10 мең доллар акча алачак

2022 елда Казанда Ислам дөньясының яшьләр башкаласы буларак узачак беренче чарасы Коръән уку бәйгесе булачак.

2022 елда Казанда Ислам дөньясының яшьләр башкаласы буларак узачак беренче чарасы Коръән уку бәйгесе булачак.

Ул ике номинация буенча үткәреләчәк, аларның һәркайсында җиңүче 10 мең доллар акча алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

"Конкурс изге Рамазан ае алдыннан узачак. Монда без төрле илләрдән күпсанлы катнашучылар булыр дип өметләнәбез. Һәр номинация өчен приз 10 мең доллар булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы башлыгы.

Казан 2022 елда Яшьләр башкаласы ОИС статусын алды. Бу уңайдан Татарстан башкаласында берничә эре вакыйга үткәрү планлаштырылган. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән чаралар планы турында фикер алышты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading