16+

Коронавирус 1300 сабыйның гомерен алып киткән

Коронавирус балалар өчен куркыныч түгел дисәләр дә, Бразилиядә бу чир 1300 сабыйның гомерен алып киткән.

Коронавирус балалар өчен куркыныч түгел дисәләр дә, Бразилиядә бу чир 1300 сабыйның гомерен алып киткән.

Табиб Фатима Мариньо әйтүенчә, балалар коронавирус белән чирләми дигән ялгыш фикер бар. Бразилиянең сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2020 елның февраленнән 2021 елның 15 мартына кадәр Бразилиядә вирус 9 яшькә кадәр 850 баланың гомерен өзгән. Бер яшькә кадәр 518 бала якты дөнья белән хушлашкан. Әмма табиб бу рәсми саннар гына, ди, чынлыкта үлгән балаларның саны ике тапкыр күбрәк.

Ни өчен дигән сорауга табиб фәкыйрьлек дип җавап бирә. Бер ел эчендә Бразилиядә фәкыйрьләр саны 7 млн. кешедән 21 млн. га җиткән, дип яза "Өмет" газетасы сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading