16+

Коронавирус  20 апрельгә бетәрме? 

КФУ галимнәре Россиядә коронавирус пандемиясенең кайчанга кадәр дәвам итәргә мөмкинлеген фаразладылар.

Коронавирус  20 апрельгә бетәрме? 

КФУ галимнәре Россиядә коронавирус пандемиясенең кайчанга кадәр дәвам итәргә мөмкинлеген фаразладылар.

Бу фикер Кытай һәм Италия галимнәре тикшерүләре һәм бүген Россиядә авыручылар санын исәпкә алып әйтелгән. Күзәтүләрдән күренгәнчә, һәр илдә дә эпидемия билгеле бер сценарий буенча бара. Аның нигезендә Россиядә  вируслы кешеләр соңгы өч көндә өзлексез үскән, бу стадия тагын ун көн дәвам итәр дип көтелә. 

Кыскасы, шул рәвешле авыручылар саны тиздән кимер, дигән өмет бар. Бу 9-10 апрельләргә туры килергә мөмкин.

Әгәр илдә коронавирус очраклары ачыкланмый башласа, "карантин" турында онытырга мөмкин булачак. Бу исә апрельнең 20ләрендә көтелә, дип фаразлый КФУ галимнәре.

Дөрес, барысы да хәзер  халыкның саклану чараларын төгәл үтәүгә бәйле.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    юк, бетми, 19 апрельда чукынганнарнын, пасха карнаваллары - эстэмэ риск

    Мөһим

    loading