16+

Коронавирус 25 яшьлек кызның гомерен өзгән. Температурасы да булмаган

Волгоград өлкәсендә хроник авырулары булмаган 25 яшьлек кыз коронавирустан үлгән. Вирус температурасыз гына үрчегән.

Волгоград өлкәсендә хроник авырулары булмаган 25 яшьлек кыз коронавирустан үлгән. Вирус температурасыз гына үрчегән.

Төбәкнең сәламәтлек саклау комитетында хәбәр итүләренчә, башта бернигә дә шикләнмәгән пациентканы гадәти хастаханәгә озатканнар, анда вирус булуын ачыклаганнар.
- Кыз коронавирус инфекциясеннән прививка ясатмаган, пациентта әлеге чир температура күтәрелмичә генә үрчеде, - дип сөйләделәр сәламәтлек саклау өлкәсендә. - Медицина учреждениесенә дәвалану өчен салганнар, тикшерү барышында пациенткада ковид булуы ачыкланды. Йогышлы авырулар бүлегенә күчерделәр, анда тикшеренү нәтиҗәләре буенча кызда тагын ике яклы үпкә ялкынсынуы булуы да расланды. Барлык төр кирәкле дәвалау чаралары үткәрелде.
Кызның үлеменә ни сәбәпче булуын судмедэкспертиза ачыклаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading