16+

Коронавирус аркасында КХЛ командасы уйнаудан баш тартты

Гагарин Кубогы өчен көрәштән бер команда бөтенләй дә уйнамыйча төшеп калды. Сәбәбе шул ук - коронавирус.

Коронавирус аркасында КХЛ командасы уйнаудан баш тартты

Гагарин Кубогы өчен көрәштән бер команда бөтенләй дә уйнамыйча төшеп калды. Сәбәбе шул ук - коронавирус.

Финляндиянең "Йокерит" хоккей командасы көчле коллективлардан санала. КХЛ плей-оффында алар беренче раундта Ярославльнең "Локомотив" хоккейчыларын отып (4-2, дүрт тапкыр җиңеп, ике тапкыр оттырып), алдагы әйләнештә СКА белән очрашырга тиеш иде. Серия 17 мартта башланырга тиеш иде. Әмма...

Коронавируска каршы көрәш һәм профилактика чаралары кысаларында финнар 500дән артык кеше катнашкан чараларны уздырмаска булганнар. Хоккейда да шулай ук. Баштарак "Йокерит" уеннарны тамашачыларсыз гына үткәрергә планлаштырса да, ахыр чиктә мондый уеннарның беркемгә кызык булмавын истә тотып булса кирәк, уйнамыйча гына КХЛ чемпионатыннан төшеп калырга мәҗбүр булды.

СКАны инде хәзер үк котларга була. Алар алдагы раундка уздылар.

"Ак Барс" белән "Салават Юлаев" командалары да Казанда тамашачылардан башка уйнаячаклар. Быелгы чемпионатның тәме калмады бугай инде...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading