16+

Коронавирус белән барлык кешеләр дә чирләрме?

Кешеләрнең 50-60, иң яхшысы 70 проценты авыргач, домино принцибы эшли башлый.

Коронавирус белән барлык кешеләр дә чирләрме?

Кешеләрнең 50-60, иң яхшысы 70 проценты авыргач, домино принцибы эшли башлый.

Җир шарында яшәүче барлык кешеләр һичшиксез Covid-19 коронавирусы белән чирләячәк дигән фикерне галим кире какты. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры, биомедицина юнәлеше буенча проректор Андрей Киясов туры элемтә вакытында шулай дип белдерде.

«Кешеләрнең 50-60, иң яхшысы 70 проценты авыргач, домино принцибы эшли башлый. Шәхсән үзем коронавирус белән чирләмәячәк, аларда инфекция бөтенләй чагылыш тапмаячак 30 процент арасына керергә теләр идем», — диде Киясов.

Югары уку йорты проректоры шулай ук яңа коронавирус инфекциясен кабат йоктыру ихтималын да кире какты.

Шул ук вакытта, профессор вирус организмга кабат эләккән очракта аңа бернинди дә реакция булмаячагына 100 процент гарантия бирмәде.

«Чөнки инфекция яңа әле. Вирусның үпкәгә икенче тапкыр үтеп керүен бөтенләй искәрми дә калуыгыз мөмкин», — дип сүзен йомгаклады Киясов.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading