16+

Коронавирус белән чирләүче Уфа мэрының хәле начарланган

Уфа мэры Өлфәт Мостафин COVID-19 вирусы белән авырый. Хәзерге вакытта ул Мәскәү хастаханәсендә дәвалана. Биш көн элек аның хәле авыр булган, бүген исә хәле тагын да начарланган. 

Уфа мэры Өлфәт Мостафин COVID-19 вирусы белән авырый. Хәзерге вакытта ул Мәскәү хастаханәсендә дәвалана. Биш көн элек аның хәле авыр булган, бүген исә хәле тагын да начарланган. 

Мэрның чирләвен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та раслады. Аның сүзләренчә, Өлфәт Мостафинның үпкәләре нык зарарланган.

“Узган атнада янында булдым, ул дәвалана. Ләкин аның чире катлаулы. Хәзер күпләр авырый һәм бу чирне җиңгән кешеләр моның җиңел түгел икәнен яхшы белә. Аннан соң яше дә бара. Әмма без аның сәламәтләнүенә ышанабыз. Өлфәт Мансурович – мэр гына түгел, минем якын дустым да әле”, - дип сөйләгән Радий Хәбиров "Уфа-онлайн" сайтына.

Өлфәт Мостафин 6 октябрь көнне карантинга киткән булган. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading