16+

Коронавирус белән чирләгән ирләрнең җенси активлыгы кими

Яңа коронавирус инфекциясе белән чирләгәннән соң, ир-атлар азооспермия белән авырый, аларның сперматозоидлары актив түгел.

Яңа коронавирус инфекциясе белән чирләгәннән соң, ир-атлар азооспермия белән авырый, аларның сперматозоидлары актив түгел.

Бу хакта журналистлар өчен баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.

"Әле кичә генә "Коронавирус һәм аның нәтиҗәләре" халыкара конференциясе булды. Минемчә, биредә коточкыч мәгълүматлар китерелде, Covid-19 ир-атларның репродуктив системасына тискәре йогынты ясый. Беренче өч айда азооспермия күзәтелә, ир-ат сперматозоидларында тере сперматозоидлар булмый диярлек", - дип билгеләде табиб. 

Белгеч сперматозоидларның соңыннан торгызылуы турында мәгълүматлар булмавын өстәде. Шулай ук ир-атның репродуктив сәләте юкка чыга дигән фикер дә бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading