16+

Коронавирус белән чирләгән кызда бер кочак авыру табылган

COVID-19 белән симптомсыз чирләгән 10 яшьлек кызның барлык органнарына зарар килгән булган.

COVID-19 белән симптомсыз чирләгән 10 яшьлек кызның барлык органнарына зарар килгән булган.

Киров медиклары коронавирус белән авырганнан соң, хастаның бар органнарына да зыян килү очрагы белән очрашкан. Хастаханәгән 10 яшьлек кызны алып килгәннәр, ул симптомсыз гына коронавирус белән авырган булган. Авырудан соң кызның барлык органнары да зарарланган, моны күргән медиклар таң калган.

Кечкенә пациентканың чире турында Киров өлкә балалар клиник хастаханәсе баш табибы Наталья Моратова сөйләгән. Аның сүзләренчә, симптомсыз үткән коронавирустан соң бала организмында күп санлы авыр дәрәҗәдәге чирләр барлыкка килгән, хастаханәгә укучыны авыр хәлдә китергәннәр.

 Киров өлкә балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Наталья Моратова: «Баланың генетик үзенчәлеге бар иде, ә бу чирнең үсешендә кузгаткыч механизм булып тора».

Табиблар кызны коткарып кала алган. Бу очрак Моратова билгеләп үткәнчә, узган елда медицина практикасында иң катлаулыларның берсе булган.

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading