16+

Коронавирус белән чирләгән педагог, укучы һәм студентларның санын атадылар

2020/2021 уку елында Татарстанда 588 укытучы, мәктәп укучылары һәм студентлар коронавирус йоктырган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

2020/2021 уку елында Татарстанда 588 укытучы, мәктәп укучылары һәм студентлар коронавирус йоктырган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

"2020/2021 уку елында белем учреждениеләрендә коронавирус инфекциясенең 588 очрагы теркәлгән. Аларның 155 очрагы укучыларда, 244 педагогларда  ачыкланган, чирләүче студентларның саны - 189", - диде спикер ТРда санитар-эпидемиологик вәзгыять буенча атналык матбугат конференциясендә.
Ведомство башлыгы ассызыклаганча, белем учреждениеләрендә төркемләп чирләп китү очраклары теркәлмәгән.

"Шунысы мөһим: барлык очраклар да берәү генә булып чыкты, һәм без барлык уку йортларында да коронавируска каршы чаралар үтәдек, оешкан коллективларда авыру таралмады", - дип йомгаклады Патяшина.

Коронавирус дигәннән, үзенең күптәнге түгел бер чыгышында Россия Президенты Владимир Путин авыруга каршы вакцияна ясау мәҗбүр ителмәячәк дип кисәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading