16+

Коронавирус белән чирләгәннән соң балага узган

Чын могҗиза бу, ди табиблар.

Чын могҗиза бу, ди табиблар.

Башкортстанда 40 яшьлек хатын-кыз озак вакыт авырга уза алмаудан дәвалана. Хатын-кыз хәтта берничә ЭКО процедурасы аша узган, әмма уңышсыз.

"Нәтиҗәдә, ул коронавирус белән чирләп китә, авыру җиңел формада уза. Ә инде авырып киткәч, аның балага узуы ачыклана, шуннан соң ул табибка мөрәҗәгать иткән. Эш шунда ки, бала таба алмау, аденоидлар - болар барысы да иммунологик процесслар. Кеше коронавирус белән авырый башлагач, аның барлык иммун күзәнәкләре инфекциягә каршы көрәш өчен мобилизацияләнә, туплана. Димәк, организмның башка участокларындагы башка иммунологик проблемалар юкка чыга. Шулай килеп чыга да, бер чир белән авырып, кеше икенчесеннән терелә", - дип сөйләде Уфа вирусологы, БГМУ микробиология һәм вирусология кафедрасы мөдире Марсель Туйгунов.

Билгеле булганча,Россия президенты Владимир Путин илдә вакцина ясатуны мәҗбүри итмәскә, ләкин халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading