16+

Коронавирус белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланды. Шомландырырлык саннар

4 декабрьгә статистика

4 декабрьгә статистика

Узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 27 403 яңа очрагы ачыкланган. Пандемия башыннан бирле ул сан - 2 402 949 очракны тәшкил итә.
Тәүлегенә 28 901 кеше савыккан, барлыгы - 1 888 752. Тәүлек эчендә 569 кеше вафат булган, барлыгы - 42 176.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 86 яңа очрагы теркәлгән. 8 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өйдә дәвалана.

Казанда әлеге вирусны йоктыручылар саны - 56, Чаллыда исә - 10 яңа очрак.  
ТР районнары буенча мәгълүматлар:
Актаныш - 1
Әлмәт - 2
Алабуга - 2
Лениногорск - 1
Минзәлә - 1
Түбән Кама - 12
Нурлат - 1
Барлыгы Татарстанда СОVID-19ның 10 687 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 9360 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 66 кеше.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X