Татарстанда узган тәүлектә СОVID-19ның 43 яңа авырып китү очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кайткан кешеләрдә табылган, 41 се коронавирусны элемтә аша йоктырган.
1 кеше хастаханәгә озатылган, 42 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча иң күп чирләүчеләр 30дан 50 яшькәчә кешеләр арасында- 19 кеше, 18 дән 30яшькәчәләр һәм 50 дән 60 яшьтәгеләр арасында - 9 авыру, 60 тан 70 кә чаклы - 4, 18 яшькә кадәр балалар арасында- 2.
Географик бүленеш:
1. Казан - 29
2. Яр Чаллы - 1
3. Әлмәт - 3
4. Югары Ослан - 5
5. Яшел Үзән - 1
6. Лаеш - 1
7. Лениногорск - 1
8. Менделеевск - 1
9. Нурлат - 1
20 октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән чирләп китүнең 7899 очрагы теркәлгән. Бөтен чор буенча 6756 кеше савыккан, шул исәптән 15 узган тәүлек эчендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар