Соңгы мәгьлүматларга караганда, Татарстанда Covid-19 ның 29 яңа очрагы ачыкланган.
Пандемия игьлан ителгәннән бирле, «коронавирус инфекция»се диагнозы 6367 кешегә куелган.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән чирләп китүнең 29 яңа очрагы теркәлгән. Алар барысы да элемтә аша. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана", -диелә аларның хәбәрендә.
Авыручылар арасында 30 дан 50 яшькә кадәргеләр- 11, шулай ук 50 дән 60ка чаклылар - алты кеше.
Һәрвакыттагыча, нигездә бу казанлылар - 20 пациент. Яңа очраклар буенча икенче урында Спас районы - дүрт һәм Нурлат районы, биредә өч авыру ачыкланган.
Барлык чорда 5207 пациент әлеге чирдән савыккан, шул исәптән 43 кеше - соңгы тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Районнардагы саннар белэн генэ бэялэп булмый, кая анализ бирэлэр шунда куп табыла, бездэ КДЛ лабораториясендэ куп кеше тулэуле тапшыра узенэ белэргэ))))
0
0