16+

Коронавирус булмаса, ни булыр иде: Әлмәттә коточкыч янгын чыккан

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Коронавирус булмаса, ни булыр иде: Әлмәттә коточкыч янгын чыккан

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Әлмәт шәһәрендә урнашкан «Панорама» сәүдә үзәгендә бүген янгын чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иткәннәр.

15.05 сәгатьтә коткаручыларга янгын турында хәбәр итәләр. Алар килеп җиткәндә бинаның фасады яна, эчтә төтен була. Төтен баскан бинаны тикшергәндә янгын сүндерүчеләр утның учагын тапкан. Ул өченче каттагы бер кибеттә булган.

45 кеше сәүдә үзәгеннән үзләре чыга ала. Алар кибет хезмәткәрләре була. Бу сәүдә үзәге ябык, анда чит кешеләр булмый. Беркем дә зыян күрмәгән.

15.38 сәгатькә янгынны сүндереп бетергәннәр. Ул 50 квадрат метр мәйданны биләгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading